Лицензияләр бирү буенча статистик мәгълүматлар

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрельдән 20 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү буенча идарәсе тарафыннан 63 гариза кабул ителде. Аларның 36сы - медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыру, 27се-фармацевтика эшчәнлеге, 1се-наркотик чаралар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары әйләнеше буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен гариза булды.

Бу чорда 39 лицензияне яңадан рәсмиләштерү турында карар кабул ителде. Медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга 2 лицензия бирелгән, 17 – яңадан рәсмиләштерелгән. Фармацевтика эшчәнлеген дәвам итү өчен 18 лицензия яңадан рәсмиләштерелде. Яңалары бирелмәде. Шулай ук наркотик чаралар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары әйләнеше буенча эшчәнлекне тормышка ашыруга 1 лицензия бирү һәм 1 – яңадан рәсмиләштерү турында карар кабул ителде.

Медицина эшчәнлеген лицензияләү бүлегенең контакт мәгълүматы: 420012, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Бутлеров ур., 16 йорт. Белешмәләр өчен телефон: (843) 236-65-72

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International