"Мәскәү технополисында" онкология һәм ВИЧ белән авыручы пациентлар өчен дарулар чыгара башладылар

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

"Мәскәү технополисы"да онкоавыруларны һәм ВИЧны дәвалау өчен бик кирәкле һәм мөһим препаратлар җитештерүне башлап җибәрделәр. Даруларны Сәламәтлек саклау министрлыгының дәүләт сатып алулары кысаларында илнең барлык төбәкләренә дә җибәрелә. Бу хакта Мәскәүнең инвестицион һәм сәнәгать сәясәте департаменты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


Мәскәүнең инвестицион һәм сәнәгать сәясәте департаменты җитәкчесе Владислав Овчинский билгеләп үткәнчә, импортны алыштыруга юнәлдерелгән компания 2019 елда махсус икътисадый зона резиденты булды.
Аның сүзләренә караганда, ВИЧ-йогышы һәм онкология белән авыручыларны дәвалау өчен чаралардан тыш, предприятиедә иммунодепрессантлар һәм бөер җитешсезлеген дәвалау өчен препаратлар чыгара башлаганнар. Компания елына 15 млн. төрелмә дару җитештерә ала. Гомумән, "Амедарт" 60тан артык төрле препарат җитештерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International