Илдә аналар үлеме санын ничек киметергә? Җавапларны акушерлык буенча әйдәүче белгечләр катнашында очрашуда эзләячәкләр

2022 елның 22 апреле, җомга

30 апрельдә Казанда "7нче Шәһәр клиник хастаханәсе" ДАССУ җирлегендә «Россия Федерациясендә аналар үлеме санын киметү резервлары» темасына киңәшмә булачак.

Киңәшмә эшендә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре, акушерлык буенча РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече, федераль округларда акушерлык буенча РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгечләре катнашачаклар. Ил субъектларында 2021 елда һәм 2022 елның I кварталында аналар үлеме сәбәпләренә эксперт бәя биреләчәк, репродуктив югалтуларны киметүгә юнәлдерелгән бурычлар һәм чаралар билгеләнәчәк. Чара халыкны саклап калуның милли максатына ирешү кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International