Республиканың Бөгелмә районының Прогресс поселогында модульле ФАПның фундаменталь свайларын урнаштыру буенча эш башланды. Яңа медпунктка акча «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирелгән. Июнь аенда модульле фельдшер-акушерлык пунктын урнаштыру планлаштырылган.
"Фельдшер-акушерлык пунктын тапшыру 2022 елның августына планлаштырылган. Финанслау күләме - 6,5 млн сум", - диде Бөгелмә районы Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы Марина Сәгыйтова.