Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре һәм республиканың медицина хезмәткәрләре өмәгә массакүләм чыкты. Чара Шәһәр территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча язгы айлык кысаларында узды. Якын-тирә территорияләр тәртипкә китерелде. Биналарда генераль җыештыру эшләре башкарылды. Соңыннан күп кенә учреждениеләр кайнар аш һәм чәй оештырды. Фоторепортажны сылтама буенча карарга була.