Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе баш табибы Марс Мостафин медицина колледжын тәмамлаучылар белән очрашты. Очрашу консультатив-диагностика поликлиникасының актлар залында узды. Булачак фельдшерларга һәм шәфкать туташларына Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә эшнең өстенлекләре турында сөйләделәр.