Казанда ел саен үткәрелә торган «Салих укулары» Республика фәнни-гамәли конференциясе үз эшен тәмамлады. Чарада РФА академигы, «Россия ревматологлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы президенты Е.Л. Насонов, профессор, м. ф. д. А. М. Лила, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары И. Р. Фатыйхов, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан ДМУ ректоры А. С. Созинов катнашты. Россиянең алдынгы медицина үзәкләре галимнәре докладлар белән чыгыш ясады.
Конференцияне үткәрүнең гибрид форматы ярдәмендә Салих укуларына Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе федераль округы субъектлары белгечләре, Россия Федерациясенең әйдәүче ревматология мәктәпләре дә кушылды. Барлыгы 1200 дән артык катнашучы булды.
Танылган Россия терапевты һәм ревматологы, РФ һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, профессор Илдар Газимҗан улы Салихов (1941 - 2011 еллар) – галим, клинист һәм Татарстан Республикасының терапия хезмәтен үстерүгә зур өлеш керткән, аерым алганда, бүгенге көндә фән һәм практиканың тыгыз, нәтиҗәле хезмәттәшлеге үрнәге булган Казан ревматология мәктәбен оештыручы.
КДМУ