Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә югары һөнәри осталыклары, фидакарьлек һәм коронавируска каршы көрәштә зур өлеш керткәне өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин медицина хезмәткәрләрен бүләкләде.
Республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков медиклар һәм медучрежденияләр эшчәнлеген оештыру буенча башкарган хезмәте өчен III дәрәҗәдәге Мәрҗани ордены белән бүләкләнде.
«Бердәмлек» медален Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаевага, Казанның 7нче сырхауханәсенең бүлек мөдире, табиб-неврологы Гөлназ Гайнетдиновага тапшырдылар.
Шулай ук әлеге медальне Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсенең сырхауханә мөдире, функциональ диагностика табибы Энҗе Гаязова, Казанның 1нче балалар хастаханәсе баш табибы урынбасары Камил Закиров, Казанның 16нчы клиник хастаханәсе отоларингологы Фидель Зиннуров, Арча үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рифат Идрисов һәм башкалар алды.
Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлады. Тантаналы очрашу Гали мәчетендә ифтар белән тәмамланды.