Әгерҗе хастаханәсендә игелек акциясе вакытында 20 литр донор каны тапшырылды

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Кан алу пункты эшләгән көнне Әгерҗе район үзәк хастаханәдә 20 литр донор каны тапшырылды. Яр Чаллы филиалы хезмәткәрләре Әгерҗе районы донорларын кабул итте. Барлыгы 44 кеше кан бирде, шуларның 12се район хастаханәсе хезмәткәре. Кабул итү пунктына район башлыгы Вәлиев Азат Рөстәм улы һәм Әгерҗе хастаханәсе баш табибы Овчинников Эдуард Вильевич килеп китте.

​Район башлыгы, «Әгерҗе РҮХ» ДАССУ баш табибы, хезмәткәрләре ТР ССМ Республика кан үзәгенең баш табибы Тураев Рамил Габделхак улына әлеге акцияне уздырган өчен рәхмәт белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International