Яшел Үзән РҮХнең 1нче сырхауханәсендә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бинаны капиталь ремонтлау башланды. Акча федераль бюджеттан бүлеп бирелә.
Алты ел элек җылыту, су белән тәэмин итү, вентиляция, электрика, янгын системасы алыштырылды. Фасадка косметик ремонт ясаганнар, әмма озакка җитмәде.
Ремонт белән Казан төзүчеләре шөгыльләнә. Проектта-фасадны җылыту һәм декоратив штукатурка. Фасадның мәйданы-920 кв. м.