«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре Медсанчасте базасында профессор, Идел буе федераль округының баш штаттан тыш кардиологы, м. ф. д. А.С. Галявич, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече кардиологы, м. ф. к. З.Ф.Ким, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча баш штаттан тыш белгеч, м. ф. к. к. Л. И. Фейсханова катнашуында Республика кардиологлар һәм терапевтлар мәктәбенең күчмә циклы үтте.
Мәктәп эшендә Әлмәтнең һәм республиканың көньяк-көнчыгышының беркетелгән 10 район дәвалау учреждениеләренең стационар һәм амбулатор бүлекләренең 100дән артык гомуми практика табиблары, табиб-терапевтлар, табиб-кардиологлар һәм фельдшерлар катнашты.
Очрашу барышында Идел буе федераль округының һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгечләре йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын диагностикалауга, дәвалауга, беренчел һәм икенчел профилактикалауга багышланган берничә лекция укыды.