28 апрельдә билгеләп үтелүче ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре көне алдыннан Казан шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе баш табибы Фәрит Галәветдинов «Махсуслаштырылган республика бала йорты»нда һәм хәйрия акциясе белән Казан хосписында булды. Станция хезмәткәрләре учреждениеләр ихтыяҗлары өчен 90 мең сум акча җыеп бирде.
Учреждениеләрдә рәхмәт сүзләре белән каршы алдылар, экскурсияләр үткәрделәр, персонал һәм тәрбияләнүчеләр белән таныштырдылар, тернәкләндерү, дәвалау һәм ярдәм итү өчен җиһазлар һәм махсус бүлмәләр күрсәттеләр.