Казанның Дәрвишләр бистәсендә балалар поликлиникасы төзи башладылар

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Казанның Дәрвишләр бистәсендә балалар поликлиникасы төзелеше башланды. Бу-6 нчы номерлы Шәһәр балалар поликлиникасының филиалы. Акча «Сәламәтлек саклау»милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирелгән.

Яңа күп функцияле медицина учреждениесе Дәрвишләр бистәсендә һәм күрше торак массивларда яшәүче балалар өчен билгеләнгән. Медобъектның төзелеш барышын бүген Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.

Хәзер суүткәргеч челтәрләрен күчерү һәм котлован әзерләү, шулай ук булачак сырхауханәнең фундаментына монолит плитә салу тулысынча тәмамланган.

Подрядчы оешманың генераль директоры Марат Сафин Казан Мэрына төзелеш эшләренең расланган график нигезендә баруын хәбәр итте.

Гомуми мәйданы 6,4 мең кв.метр булган биш катлы бина (4 дәвалау каты һәм бер техник) сменага 180 кешегә исәпләнгән. Медицина учреждениесендә 245кә якын хезмәткәр – педиатрлар һәм тар профильле табиблар эшләячәк.

Балалар поликлиникасының филиалы күп функцияле учреждение булачак, диде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР ССМ Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Сырхауханә базасында озак көтелгән травматология пункты ачу планлаштырыла, ул Дәрвишләр бистәсендә генә түгел, күрше торак массивларда яшәүче балаларга да хезмәт күрсәтә алачак. Моннан тыш, поликлиникада йогышлы авырулар блогы (фильтр һәм йогышлы авырулар бүлеге), лаборатория, шулай ук көненә 15ләп баланы кабул итә алачак көндезге стационар булачак.

Объектны 2023 елның беренче кварталында тапшырырга планлаштыралар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International