Казан укулары 2022: Казанда репродуктив медицина мәсьәләләре буенча конгресс башланды

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Казанда Россия катнашында «Россиянең репродуктив потенциалы: Казан укулары» фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрде.

Конференциядә катнашучыларны сәламләпТатарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фазлыева Ләйлә Ринат кызы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Садыков Марат Наил улы, Россия Федерациясе ФҖ Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитетының беренче урынбасары Буцкая Татьяна Викторовна, КДМУ ректоры, профессор Созинов Алексей Станиславович чыгыш ясады.

Чарада репродуктив медицинаның барлык бүлекләре карала: демография, дисциплинарара хезмәттәшлек,  йөклелек, бала табу һәм бала табудан соңгы чорның барлык этаплары,балалар һәм яшүсмерләр гинекологиясе, гаиләне планлаштыру мәсьәләләре, эндокрин һәм эстетик гинекология, өлкән яшьтәге хатын-кызлар медицинасы, гинекологиянең хирургия аспектлары һәм медицинаның бу юнәлешендәге башка актуаль темалар.

Конференция ачылышыннан соң ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков алдынгы медицина хезмәткәрләрен бүләкләде.

Күпьеллык хезмәте һәм халыкның сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән:

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университетының профессор В. С. Груздев исемендәге Акушерлык һәм гинекология кафедрасының ассистенты Әхмәтгалиев Артур Ринат улы;

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университетының профессор В. С. Груздев исемендәге Акушерлык һәм гинекология кафедрасы ассистенты Ганиева Альбина Валерьевна;

Бүлек мөдире - медицина университеты клиникасының 1нче номерлы гинекология бүлегенең табиб-акушер-гинекологы Зарипова Гөлчир Мухтар кызы;

Перинаталь үзәк белән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең акушерлык физиология бүлегенең табиб-акушер-гинекологы Миназов Радик Нур улы;

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университетының профессор В. С. Груздев исемендәге Акушерлык һәм гинекология кафедрасы доценты Субханкулова Асия Фәрит кызы;

Акушер-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары Бөгелмә үзәк район хастаханәсе Хәкимова Ләйсән Илдус кызы;

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» югары белем федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең профессор В. С. Груздев исемендәге Акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры Хәсәнов Албир Алмаз улы;

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Шакирова Светлана Закир кызы.

"Казан укулары" - Идел буе федераль округы өчен билгеләнгән тематика буенча иң масштаблы проект, бу табиблар өчен профессиянең алдынгы медиклары катнашында фәнни программада катнашу мөмкинлеге.

Программада утырышлар, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, дискуссия клублары, мәктәп-практикумнар, «баттллар», ирекле микрофон һ.б. каралган.

Конгресс чикләрендә «Идел буе федераль округының акушерлык-гинекология профиле буенча иң яхшы медицина оешмасы-2021» исеменә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак (МАРС версиясе буенча).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International