Галим-практик Виктор Радзинский Республика балалар клиник хастаханәсе эше белән танышты

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Балалар республика клиник хастаханәгә РФ атказанган фән эшлеклесе, РФА әгъза-корреспонденты, Россия Халыклар дуслыгы университетының перинатология курсы белән акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире, Россия акушер-гинекологлар җәмгыяте вице-президенты, медицина фәннәре докторы, профессор Виктор Евсеевич Радзинский килеп китте. Визит барышында хастаханә администрациясе кунакка балалар онкологиясе һәм хирургия үзәген күрсәтте, бүлекчәләр белән таныштырды. Үзәк Балалар Республика клиник хастаханәсе базасында «Татарстан Республикасының балалар сәламәтлеген үстерү» региональ проекты «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында төзелгән иде.

Виктор Радзинский Казанда «Россиянең репродуктив потенциалы: Казан укулары» фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International