Татарстанда «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында «Балалар сәламәтлеген үстерү» республика проекты гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты - балаларның сәламәтлеген яхшырту, шулай ук сабыйлар арасында үлем санын киметү. Узган елның җәендә Балалар республика клиник хастаханә базасында балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге ачылды. Бүген үзәк эше белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова танышты.
Учреждениедә 1500 дән артык бала дәваланган һәм 60тан артык операция ясалган. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Идел буе федераль округында сабыйлар үлеме санының иң түбән күрсәткече буенча беренчелекне алган.