Мамадыш ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре яшүсмернең кулын коткару очрагы турында сөйләде

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Пациентларның тормышы ашыгыч медицина ярдәме җайга салынган эшенә бәйле. Ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры чакыруга чыкканда 10-20 минуттан соң нәрсә белән очрашачагын күз алдына да китерә алмый торган шартларда даими эшли.

Мамадыш районының Ашыгыч медицина ярдәме өлкән фельдшеры Митрофанов Сергей Николаевич бер очрак турында сөйләде.

- Чия өлгергән, шәһәрдән әби янына 2 метр, 16 яшьлек оныгы кайта. Әби оныгына чия җыярга әйтә, оныгы озак уйламыйча агачка менеп чиягә җыярга тотына. Чия профнастилдан ясалган койма янында үсеп утыра торган була, металл юка, әмма нык. Җил чыгып яшүсмер җ профнастилга егылып төшә һәм сеңерне, нервларны, кан тамырларын эләктереп, үзенә кулын кисә. Моны күргән күршесе ашыгыч ярдәмне чакыра: "егылган, кан ага", дип. Чакыру ашыгыч ярдәм пультына килә, ул чакта яшь фельдшерлар кизү торган. Өлкән фельдшер буларак, яшь хезмәттәшемә ярдәм итәргә дип, бергә чыгып киттем, 5 минут эчендә килеп җиттек, пациент җирдә, агарган килеш ята, янәшесендә куркып әбисе тора, күршесе ярадан өстәрәк егетнең кулын сөлге белән бәйләгән, бөтен әйләнә-тирәдә кан. Сөлгене сүтмичә, яраны эшкәрттек, бәйләдек, периферик катетер куябыз һәм кристаллоидлы коллоидлар кертә башлыйбыз. Зыян күрүчене носилкаларга салабыз, пациент турында стационарны кисәтәбез, хастаханәгә очабыз, анда безне көтәләр. Микрохирурглар кирәклеген аңлыйбыз. Әлегә Казанга кадәр ерак. Яшүсмер кулсыз, инвалид калырга мөмкин. Ләкин мин үзебезнең хирурларга ышанам. Алар - хирурглар Хуршед Файзмамадович Мирзобеков һәм Нияз Нургаяз улы Мифтахетдинов, табиб анестезиолог-реаниматолог Елена Николаевна Новоселова, операция шәфкать туташлары Роза Фазлыева, Галина Ивантеева, шәфкать туташлары-анестезистлар Язилә Мөхәммәтҗанова, Гөлназ Шәйхетдинова. Барысы да уңышлы узды. Бу Мамадышта осталары булуын  раслады.

Бүгенге көндә «Мамадыш РҮХ» ДАССУда тәүлек буе эшли торган 2 Ашыгыч медицина ярдәме бригадасы һәм бер төнге бригада эшли, бригадалар составына 12 фельдшер керә.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International