Сәламәтлек саклау министрлыгы халык алдында формалаштырылган максатлар һәм бурычлар буенча хисап бирде

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2022 елның 1 кварталында халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.

2022 елда башкару өчен кабул ителгән бурычларның беренчесе - "Иртә стадияләрдә яман шешләрнең ачыклауны 61,7% тан 62,5% ка кадәр арттыру".

Иртә стадияләрдә яман шешләрнең ачыклауны арттыру максатларында Татарстан Республикасында төрле чаралар үткәрелә: цитологик скрининг тикшерүе, маммографик скрининг тикшерүе.

2022 елның гыйнвар-март айларында диспансерлаштыру кысаларында яман шеш авыруларының 39 очрагы ачыкланды , алар арасында иртә (I-II) стадияләрдә 31.

2022 елның гыйнвар-март айларында үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә 3 337 яман шеш очрагы ачыкланган, шуларның 2 066сы иртә (I-II) стадияләрдә.

Икенче бурыч: "Кан әйләнеше органнары авыруларын кисәтү һәм үлем-китем санын киметү максаты белән йөрәк-кан тамырлары патологиясе булган балаларны диспансер күзәтүе белән тәэмин итүне 80% тан 85% ка кадәр арттыру".

Аны гамәлгә ашыру өчен 2022 елның I кварталында балалар Липидология үзәгендә 189 бала тикшерелгән. Профильле федераль медицина учреждениеләре белән 8 телемедицина консультациясе үткәрелгән. Профилактик терапия 95 балага, дәвалау – 39 пациентка билгеләнгән.

3. "Баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуын, миокард инфаркты яки кан тамырларында операцияләр кичергән пациентларның амбулатор-поликлиника шартларында дару препаратлары белән тәэмин ителгән өлешен 80% тан 85% ка кадәр арттырырга".

2022 елның 1 кварталы йомгаклары буенча амбулатор шартларда дару препаратлары белән тәэмин ителгән кан бозу авырулары булган пациентлар өлеше 94% тәшкил итә (2021 елда - 94 %).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International