Зәй РҮХдә 3 нче корпусны ремонтлау башланды. Бу - хатын-кызлар консультациясе. Бинаны капиталь ремонтлау «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы акчасына башкарылачак. Бу максатларга 5 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.