Чистай бала тудыру йортында 9 апрельдә 6330 грамм авырлыгында, буе - 62 см булган сабый туган.
Соңгы 10 ел эчендә бу Чистай бала тудыру йортында туган иң зур бала.
Яңа туган балага Артем исемен куштылар. Алексеевское бистәсеннән Марина Яковлеваның бу беренче баласы, күрсәткечләр буенча кесарев сечения операциясе үткәрелде. Планлы операцияне табиб-гинеколог Михаил Лактионов, табиб-гинеколог Елена Питулова, табиб-анестезиолог Игорь Варганов, табиб-неонатолог Вячеслав Карташов, операция шәфкать туташы Лира Әхмәтшина, акушерка Нина Макарова һәм шәфкать туташы-анестезист Елена Неклюдова уздырды.