Академик Арбузовлар йорты музеенда язгы аеклык бәйрәме узды

2022 елның 29 апреле, җомга

28 апрель көнне академик Арбузовлар йорты музеенда язгы аеклык бәйрәменә багышланган чара узды. Чараның төп максаты - җәмгыятьнең һәр гражданины тормышында аек карашларны саклау һәм ныгыту.

Акция барышында чакырылган кунаклар уеннарда катнашты, аеклык һәм сәламәт яшәү рәвеше призмасы аша әдәбиятка, фильмнарга, мультфильмнарга күзәтү мөмкинлеге тәкъдим ителде.

Чара ахырында барлык теләүчеләргә чәй эчү оештырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International