РФ һәм ТР атказанган табибы, сәламәтлек саклау легендасы Рәисә Гуслякова ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде

2022 елның 29 апреле, җомга

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Гуслякова Рәисә Петровна белән очрашты. Министр Рәисә Петровнага хезмәт эшчәнлеге һәм бөтен сәламәтлек саклау тармагын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерде. Марат Садыйков сәламәтлек саклау легендасына күпьеллык хезмәте һәм халыкның сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертүе өчен Мактау Грамотасы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International