Алабугада булачак медицина хезмәткәрләре белән очрашу узды. Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ольга Титова студентларга хезмәт законнары нормаларын аңлатты. Алар белән эш бирүченең хезмәт хокукларын һәм бурычларын үтәү мәсьәләләре, хезмәткәрләр тормышында профсоюзларның роле турында, шулай ук эшкә урнашканда дәүләт учреждениеләре бирә торган гарантияләр һәм яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында сөйләште.