Марат Садыйков Татарстанның медицина хезмәткәрләрен 1 Май белән котлады

2022 елның 1 мае, якшәмбе

Кадерле дуслар! Чын күңелдән 1 Май - Хезмәт көне белән котлыйм!

Бу яз һәм бердәмлек бәйрәме - чын хезмәт кадерен белүчеләр, аның нәтиҗәләре белән горурланучылар һәм ял итә белүчеләр бәйрәме!

Бу көн - үз хезмәтен тормышым диючеләр, вакыт-көчне кызганмыйча, дөньяны үзгәртүчеләр көне.

Мин сезгә куелган максатларга ирешүегезне, хезмәтегездә илһам юлдаш булуын телим!

Нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм  якты җиңүләр!

Хөрмәт белән, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International