Сколиозның катлаулы очрагына Республика балалар клиник хастаханәсе хирурглары операция ясады

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Балалар Республика клиник хастаханәсе хирурглары умыртка баганасы «S» хәрефе кебек сыгылган бөтенләй яшь пациентка операция ясаган. Дәвалау гимнастикасы белән генә умыртка баганасын турайту мөмкин түгел, шуңа күрә арка буйлап кисеп, металл саплар куярга карар кабул ителә. Бу саплар балага яшәргә комачауламас, алар тулысынча куркынычсыз.

Казан командасы эшен башка төбәкләрдән коллегалар күзәтте. Табиб-ортопед-травматолог Яшина Ирина операция башланыр алдыннан пациент диагнозы турында сөйләде. Конференц-залда операция бригадасының эшен Алтай һәм Краснодар крайларыннан, Свердловск һәм Волгоград өлкәләреннән килгән табиблар төркеме күзәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International