Балалар республика клиник хастаханәсендә яшь галимнәр клубы төзелде

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Балалар республика клиник хастаханәдә яшь галимнәр клубының беренче утырышы узды. Әлеге клубка киләчәктә һөнәри эшчәнлекләрен медицина белән максималь тыгыз бәйләргә җыенучы белгечләр керә.

Фәнни бүлек эше кысаларында яшь галимнәргә мәгълүмат эзләүдә, фәнни мәкаләләр язуда, шулай ук грантлар алу, әлеге фәнни идеяләрне һәм эшләнмәләрне гамәлгә кертү өчен финанслау программаларында катнашу, патентлар алуда һәртөрле ярдәм күрсәтеләчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International