Хатын-кыз бәхете докторы. ТР атказанган табибы, Урыссу хастаханәсенең гинекологы ярты гасыр хатын-кызларга ана бәхете бүләк итә

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

1 майда Татарстан Республикасының атказанган табибы, Ютазы районы Урыссу үзәк район хастаханәсенең табиб-акушер-гинекологы Илгиз Мидхәт улы Гарифҗановка 75 яшь тулды.

Илгиз Мидхәтович хезмәт стажы - 50 ел.  Илгиз Гарифҗанов Оренбург медицина институтын тәмамлаганнан соң, Казандагы Республика клиник хастаханәсе базасында бер еллык интернатураны үтә, 1972 елда яшь табиб Урыссу РҮХдә хезмәт эшчәнлеген башлый.

Бүген ярты гасыр эчендә меңләгән хатын-кызга ана бәхете бүләк иткән, аларны ялгыш адымнан саклап калган табибка рәхмәт сүзләре күпләп килә. Бүгенге көндә дә Урыссу РҮХнең хатын-кызлар консультациясе эшен Илгиз Мидхәтовичтан башка күз алдына да китереп булмый.

Югары квалификацияле табиб-акушер-гинеколог Илгиз Гарифҗанов акушерлык һәм гинекология буенча белемнәрен даими камилләштерә. Ул хатын-кыз репродуктив өлкәсе авыруларын диагностикалауның, дәвалауның, профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре буенча район киңәшмәләрендә һәм конференцияләрендә катнаша.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен Илгиз Мидхәт улы Гарифҗанов берничә тапкыр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, Ютазы районының һәм Урыссу РҮХнең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International