Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре Казанда 7нче хастаханәнең тернәкләндерү үзәге җиһазларының югары функциональлеген билгеләделәр

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәме, бала табуга ярдәм итү хезмәте һәм җәмәгать сәламәтлеге департаменты директоры Елена Шешко 7нче Шәһәр клиник хастаханәсе базасында ачылган Казанның дәвалау-реабилитация үзәгенә килеп китте. Кунакларны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков озатып йөрде.

Елена Леонидовна Шешко клиниканың тернәкләндерү блогында тәкъдим ителгән җиһазларның һәм технологияләрнең югары функциональлеген билгеләп үтте.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе Россиядә аналар үлеме санын киметү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә дә катнашты. Белгечләр 2021 елда һәм 2022 елның I кварталында ил субъектларында аналар үлеме санының сәбәпләренә эксперт бәя бирделәр, репродуктив югалтуларны киметүгә юнәлдерелгән чараларны билгеләделәр, ана һәм перинаталь үлем проблемасын өйрәнүгә һәм хәл итүгә системалы якын килүне формалаштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International