Апас үзәк район хастаханәсендә ифтар мәҗлесе узды. Аны «Апас РҮХ» ДАССУ баш табибы Алмаз Альфрид улы Алиуллин оештырды. Хастаханәдә медицина ветераннары белән ифтар уздыру күркәм традициягә әверелде. Кунаклар мул табын өчен һәм игелекләренә рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр.