Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков тармак ветеранын, Татарстанның атказанган табибы, хирург, фронтовик Гыйниатуллин Әсхәт Гиниатулла улын якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котларга килде. Ветеранны котларга «волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре дә килгән иде.
Очрашуда Әсхәт Гыйниатулла улы үзенең хезмәт юлы, сугыш авырлыкларын үтүе, башкаларга ярдәм итә алуы, шулай ук табиб миссиясенә багышланган үз тормышы турында сөйләде.