2022-2023 уку елына Россия Федерациясе Хөкүмәте стипендиясен алу өчен конкурста җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде. Мондый югары дәрәҗәдәге дәүләт ярдәме алу өчен кандидатларга бик яхшы өлгереш, шулай ук Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләр дипломнары булу зарур.
Яшел Үзән медицина училищесының берьюлы ике студенты: Волкова Анна, дәвалау эше белгечлеге буенча 212 төркем студенты һәм Витоль Регина, шәфкать туташы эше белгечлеге буенча 305 төркем студенты Россия Федерациясе Хөкүмәте стипендиясенә лаек булды.