ТКҮРКХ табиблары хәзерге вакытта лаеклы ялда булган тыл хезмәтчәннәренә, хезмәттәшләренә барды.
"Җиңү өчен рәхмәт!" акциясенә беренче булып травматология бүлеге коллективы кушылды. Анастасия Никитична Каранаева медицина хезмәткәрләрен үзләрендә кунакта күрергә шат иде. Хәзер Анастасия Никитичнага 93 яшь, ул үзенең сугыш еллары турындагы хатирәләре белән уртаклашты һәм хезмәттәшләренә игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Коллегаларын Ольга Васильевна Евдокимова да җылы каршы алды. Хәзер Ольга Васильевнага 92 яшь, ул Түбән Кама хастаханәсендә эшләгән елларын җылы искә алды.
ЛОР-бүлеге коллективы Кәүсәр Гыйләтдин кызы Төхвәтуллинага еш кунакка килеп хәлен белешә. Тыл хезмәтчәне күп еллар бу бүлектә санитарка булып эшләде. Хәзер аңа 93 яшь.
1нче сырхауханә коллективы үзенең тыл ветераны янына килеп китте. Прасковья Ивановна Беляева сырхауханәнең хирургия кабинетының шәфкать туташы булып эшләгән. Хәзер аңа 91 яшь. Ул хезмәттәшләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

Ашыгыч ярдәм станциясе хезмәткәрләре кайчандыр станциядә санитарка булып эшләгән Мария Игнатьевна Крысинага барды. Шулай ук фельдшерлар Валентина Прохоровна Елкинада кунакта булды. Травматология пункты коллективы санитарка Мария Прокофьевна Гапонованың хәлен белеште. Паллиатив бригада коллективы медсанчастьнең теш протезлары кабинеты санитаркасы Рәисә Васильевна Булашова, шулай ук сырхауханәнең шәфкать туташы Зоя Артемьевна Лазарева янында кунакта булды. Хезмәттәшләре шәфкать туташы Глафирә Иосиф кызы Гойхберг янына да барды.


