Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан Яр Чаллы шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең табиблары Бөек Ватан сугышы ветераны Мурзин Таһир Йосыпмурзинович янына барды. Медиклар ветеранны карады һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
Быел Таһир Йосыпмурзин улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны алты оныгы һәм җиде оныкчыгы сөендерә.
Рухи күтәренкелекне сакларга аңа начар гадәтләрнең булмавы ярдәм итә. Ветеран һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше яклы иде: «хәтта хезмәт вакытында да тәмәке тартмадым, ә тәмәкене икмәгә алыштырдым», - ди ул.
Ул медикларның игътибарына һәм кайгыртуына чын күңелдән шат.
Бүген 7-нче номерлы поликлиникага Бөек Ватан сугышында катнашкан 95 һәм аннан да өлкәнрәк 6 кеше беркетелгән. Участок табиблары ветераннарның туганнары белән тәүлек әйләнәсе элемтәдә тора.