Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәнең консультатив-диагностика сырхауханәсендә өлкән яшьтәге кешеләргә социаль һәм медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү буенча чаралар турындагы мәсьәләләр буенча даими комиссиянең күчмә утырышы узды.
Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев һәм ТКҮРКХнең баш табибы Марс Мостафин депутатларга гериатрия кабинеты эше турында сөйләде. Кунаклар гериатр Марина Спиридонова белән аралашты һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.
Аннары депутатлар амбулатор онкология ярдәме үзәгенә уздылар. Бу үзәк узган ел «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Онкология авырулары белән көрәш» региональ проекты буенча «Түбән Кама үзәк базасында ачылды. Үзәк мөдире Ильяс Ганиев онкология хезмәтенең эше турында сөйләде, шулай ук депутатларның барлык сорауларына җавап бирде.