Мамадыш хастаханәсе коллективы Мамадыш районының сәламәтлек саклау ветераны Шишмагаева Антонина Алексеевнаны Җиңү көне белән барып тәбрикләде.
Мамадыш район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев, баш шәфкать туташы Галина Штукина, өлкән шәфкать туташы Рузилә Гомәрова ветеранга истәлекле бүләк тапшырып, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Җанлы әңгәмә вакытында Антонина Алексеевна үзенең хезмәттәшләрен, хастаханәдә эшләгән елларын искә алды.
1953 елда Антонина фронттан әйләнеп кайта, Каргалы авылында медпунктында, аннары Мамадыш шәһәренең балалар йортында эшли. Берничә айдан Мамадыш район хастаханәсенең хирургия бүлегенә күчерелә, анда 1980 елга кадәр пенсиягә чыкканчы эшли. Пенсиядә күпмедер вакыт онкология кабинетының шәфкать туташы була.
Антонина Алексеевна үзенең тормыш юлы, медицина белемнәре турында бик теләп уртаклаша, шаярта, сугыш чоры турында сөйләде.
Злынко. Гомелев өлкәсе. Анда ике тәүлек дәвамында йокысыз төннәр буе алар операция ясаганнар, гипслаганнар, бәйләгәннәр, яраларны эшкәрткәннәр. Җиңел яраланган солдатларны тылга озатканнар, авыр яралыларны шул ук госпитальдә калдырганнар. 1944 елда «Эвакогоспиталь» поезды Брест шәһәренә, аннары Польшага Варшава шәһәренә һәм Кече Кенигсберг шәһәренә күчеп килә.
Сугыш вакытында йокысыз, ялсыз эшләргә туры килә, операцияләрдә хирургка ярдәм итә, кайвакыт үзе яраларны тегә, беренчел хирургия эшкәртүен үткәрә, ашата, авыручыларны карый.
Шишмагаева Антонина Алексеевна«Германияне Җиңгән өчен», «СССР Кораллы Көчләренә 50 ел», «Германияне Җиңүгә 50 ел», «Германияне Җиңүгә 55 ел», «Германияне Җиңүгә 60 ел», «Германияне Җиңүгә 65 ел» медальләре белән бүләкләнгән, «Хезмәт Ветераны» исеменә лаек.