Кама балалар медицина үзәге вәкилләре тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән тәбрикләде

2022 елның 6 мае, җомга

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы Марат Насыйбуллин профсоюз оешмасы рәисе Лариса Кашапова белән тыл хезмәтчәннәре янына барды. Алар барысы да лаеклы ялга чыкканчы шушы учреждениедә эшләде. Алар арасында табиб-педиатр Фролова Антонина Алексеевна, акушерка Молотникова Мария Ивановна һәм шәфкать туташы Старкова Нина Антоновна бар. Марат Наил улы тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды һәм якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International