Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе баш табибы Марс Мостафин тыл хезмәтчәннәрен һәм ветераннарның тол калган хатыннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Хәзер дүрт кеше стационарның төрле бүлекләрендә дәвалана. Алар барысы да баш табибны күрергә шат иделәр. Марс Мостафин белән бергә ветераннарны хастаханәнең баш шәфкать туташы һәм профком рәисе котлады. Медиклар пациентларга азык-төлек җыелмалары бүләк иткән.