Казан медицина көллиятендә сәламәтлек саклау тармагы ветераннарын тәбрикләделәр

2022 елның 6 мае, җомга

Казан медицина көллияте базасында сәламәтлек саклау тармагы ветераннарын тәбрикләделәр. Мөхтәрәм кунаклар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган бәйрәм концерты оештырылды. Тармак ветераннары уртак изге эшкә хезмәт иткән дуслары һәм хезмәттәшләре белән күреште, хәлләрен белеште.

Бәйрәм чарасы ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашында узды. Министр үз исеменнән һәм республиканың бөтен медицина җәмәгатьчелеге исеменнән ветераннарга сәламәтлек саклау тармагын үстерүгә керткән бөек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International