12 майда бөтен дөньяда шәфкать туташы көне билгеләп үтелә. Яр Чаллының 7нче номерлы сырхауханәсенең өлкән шәфкать туташлары «Ак йөрәк» бәйрәм флешмобын уздырды.
«Ак йөрәк» - бу үз һөнәреңә һәм пациентларга тугрылык символы. Ак йөрәк - бөтен дөнья шәфкать туташлары берләштерүче символ.
Бу көнне без шәфкать туташларына хезмәтләре, кайгыртучанлыклары, белемнәре һәм кешелеклелеге өчен рәхмәт белдерәбез. Нык сәламәтлек һәм бәхет телибез!