12 май 2022 г., пәнҗешәмбе
Хөрмәтле шәфкать туташлары! Бүген шәфкать туташы көне билгеләп үтелә.
Кадерле шәфкать туташлары, сездән башка, сезнең катлаулы эшегездән башка бер генә дәвалау учреждениесен дә күз алдына китереп булмый. Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булуыгыз өчен сезнең һөнәр һәрвакыт игелекле һәм гуманлы һөнәр дип саналды һәм саналыр да. Компьютер заманында яшәсәк тә, шәфкать туташы эшен бернинди дә машина алыштыра алмый!
Кадерле шәфкать туташлары, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Фидакарь хезмәтегез һәм сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Хөрмәт белән, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков