Лениногорск районының Тимәш авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды. Аны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча иске медпункт урынына төзергә карар ителгән иде.
Яңа бинага яңа җиһазлар кайтарылды, медицина эшләнмәләре дә кайтарылды. Якын арада тирә-юньне тәртипкә китерәчәкләр, койма төзеләчәк. Объект файдалануга тапшыруга әзер диярлек. ФАП 663 кешегә хезмәт күрсәтә.