12 майда Халыкара шәфкать туташы көне билгеләп үтелә.
Татарстанның дәүләт медицина оешмаларында бу һөнәрнең 37403 вәкиле эшли. Бүген "М.З. Сигал исем. ТР ССМ РКОД" ДАССУның 1нче номерлы операция бүлегенең өлкән операцион шәфкать туташы Низамиева Рамилә Илгезер кызыннан алган интервьюны тәкъдим итәбез.
- Мин Төрекмәнстанда тусам да, әти-әнием тумышы белән Татарстаннан. Әти-әниемнең туган ягына кайтуы да аларның хыялы иде. Кечкенәдән якыннарым мине табиб яки шәфкать туташы итеп күрде, чөнки мин кешеләргә ярдәм итәргә яраттым. 1980 елда Казан медицина училищесына укырга кердем.
- Ни өчен нәкъ менә операция шәфкать туташы?
Медучилищены тәмамлаганнан соң распределение буенча Казан онкология диспансерына эләктем. Мине операция блогына эшләргә чакырдылар.
- РКОДта ничә ел эшлисез инде? һөнәр авырлыклары нидә?
Быел 2 августта ТР ССМ РКОДда эшләвемә 40 ел булачак. 2007 елның гыйнварыннан мин өлкән операция шәфкать туташы булып эшлим.
- Практикада иң кызыклы һәм истә калырлык очрак нинди?
1984 ел иде, мин бик яшь, бары үз юлын башлап кына җибәрүче операция шәфкать туташы. Нәкъ менә шул вакытта миңа бер операция бүлмәсендә профессор Мойша Зельман улы Сигал (Казан онкология мәктәбенә нигез салучы) белән бергә эшләргә туры килде. Башта мин һәм башка операция шәфкать туташлары кебек мондый кеше-легенда белән эшләргә туры килүгә нык дулкынландым.
Без операция барышын белми идек. Мойше Зельманович килде, мин аңа киенергә ярдәм иттем, һәм үңәчкә операциясе башланды. Барлык операция шәфкать туташлары да суламады диярлек, бик дулкынландыргыч булды. Тәмамланганнан соң ул миңа әйләнеп карады һәм: «Сез миңа бик ошадыгыз, бик яхшы операция шәфкать туташы булачаксыз», - диде. Әлеге сүзләр мине бик тә канатландырды.