Бүген Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә федераль кунаклар килде. Делегацияне галим, хирург-онколог, медицина фәннәре докторы, профессор, РФА академигы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Радиология фәнни-тикшеренү институты» ФДБУ генераль директоры, П.А. Герцен исемендәге МНИОИ директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш онкологы Андрей Дмитриевич Каприн җитәкләде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков һәм клиниканың баш табибы Артур Маркосович Делян озатуында кунаклар яңа корпус – дәвалау-тернәкләндерү үзәгенең бүлекләрен карады, өлкәннәр өчен медицина реабилитациясе профиле буенча көндезге стационар шартларында медицина ярдәмен күрсәтү технологияләре белән танышты.
Клиниканың баш реабилитологы Резедә Әхмәт кызы Бодрова пациентлар өчен реабилитация программасы оештырылуы турында сөйләде, бүлекләр белгечләре тәкъдим ителгән җиһазларның мөмкинлекләрен һәм функционалын күрсәтте.
Кунаклар Казанның 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең клиник һәм технологик куәтләрен югары бәяләде һәм алга таба хезмәттәшлеккә өмет белдерде.
Исегезгә төшерәбез, Мәскәү делегациясе Казанга Идел буе онкология форумына (2022 елның 12-14 мае) килде.