Казанда шәфкать туташлары көненә багышланган бәйгегә нәтиҗәләр ясалды

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Казанда 7нче Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә Халыкара шәфкать туташлары көненә багышланган «Реабилитация: традицияләр һәм инновацияләр 2022» конференция узды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков урта буын медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Казанның 7нче номерлы ШКХ баш реабилитологы Резедә Бодрова хәзерге реабилитация шәфкать туташы роле турында сөйләде.

Клиника фойесында төрле чордагы шәфкать туташларының – олылар һәм балалар сырхауханәләренең, стационарларның, хатын-кыз консультацияләренең, бала табу йортларының, стоматология бүлекләренең, фельдшерларның һәм фармацевтларның профессиональ тормышы турында сөйләүче күргәзмә оештырылды.

Чара кысаларында «Урта медицина һәм фармацевтик белемле иң яхшы белгеч» Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Конкурста 61 белгеч катнашты: 52 урта медицина һәм 9 фармацевтик белемле белгеч. I урынны алган җиңүчеләр 2022 елда конкурсның йомгаклау этабында катнашачак.

Конкурсның региональ этабында җиңүчеләр исемлеге түбәндәге сылтама буенча кереп була.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International