Теләче үзәк район хастаханәсенең Алан ФАПы төзелеп бетте. Модульле бина «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына төзелгән. Объектның бәясе 6 млн. 766 мең сум дип бәяләнә.
Бүгенге көндә якын-тирә территорияне төзекләндерү эшләре бара, рөхсәт документлары көтелә. Биналарның эчке отделкасы төгәлләнде, электр, җылылык, канализация үткәрелде. Яңа медпунктка пациентларны кабул итү өчен кирәкле медицина әйберләре, җиһазлар кайтарылды. Фельдшер-акушерлык пункты Алан һәм Ключище авылларына хезмәт күрсәтә. Аларда 450 гә якын кеше яши.