Лицензиатлар документларны дәүләт хезмәтләре порталы аша бирә ала

2022 елның 13 мае, җомга

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәзерге вакытта республика территориясендә сәламәтлек саклау өлкәсендә лицензияләү буенча дәүләт хезмәтен электрон формада күрсәтү мөмкинлеге барлыгын хәбәр итә.

Лицензияне бирү, лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү, лицензияләрнең гамәлдә булуын туктату өчен гаризалар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша түбәндәге сылтамалар буенча тапшырыла:

- лицензия бирүгә - https://www.gosuslugi.ru/600355/1/form;

- лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү (лицензияне яңадан рәсмиләштерү) - https://gosuslugi.ru/600375/1/form;

- лицензиянең гамәлдә булуын туктатуга - https://www.gosuslugi.ru/600364/1/form

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International