15 майда Гаилә көне билгеләп үтелә

2022 елның 13 мае, җомга

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

Гаилә, җәмгыятьнең төп элементы буларак, кешелек кыйммәтләрен, мәдәниятне һәм буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклый, тотрыклылык һәм үсеш факторы булып тора. Гаилә ярдәмендә дәүләт ныгый һәм үсә. Гаилә - мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек  чыганагы.

2022 елның 16 маенда Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге репродуктив сәламәтлеккә җаваплы караш формалаштыруга һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга багышланган профилактик чарада катнашырга планлаштыра.

Акция программасында Ленин исемендәге мәдәният үзәгендә Елена Пискареваның «Сайлау хокукы» фильмын күрсәтү каралган. Әлеге фильмда абортларны профилактикалауга кагылышлы проблемалы мәсьәләләр күтәрелә.

Чараны Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашында «Умиление» гаилә, аналар һәм балаларны яклау үзәге» оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International