Түбән Камада социаль-мөһим проблеманы абортлар темасын күтәрүче фильм күрсәттеләр

2022 елның 13 мае, җомга

Түбән Камада "Сайлау хокукы" ("Право выбора")  фильм күрсәтелде. Режиссер - абортлар темасына битараф булмаган Елена Пискарева (Мәскәү шәһәре). Фильм халык акчаларына йөклелек өзелүгә юлыккан хатын-кызларның һәм медикларның күпсанлы үтенечләре буенча төшерелгән.

Аудитория игътибарына тулы метражлы тасманы Аида Фиогбе - психолог, ТР буенча "Плюс бер" проекты координаторы, "Умиление" үзәге әйдәүче белгече тәкъдим итте.

Фильмны Мәскәү, Новосибирск, Уфа һәм Казан тамашачылары карады. Түбән Камада фильмны социаль педагоглар, мәгариф учреждениеләре педагог - психологлары, Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе психологлары күрә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International