Чистай үзәк хастаханәнең сырхауханәсендә Бөтендөнья артериаль гипертония белән көрәшү көненә багышланган акция узды (17 май). Чистай РҮХ сырхауханәсенең хезмәткәрләре Чистай медицина училищесының студент-волонтерлары белән бергә "Кан басымыңны бел" мәгълүмати-агарту чарасы уздырды. 11 майдан 19 майга кадәр Татарстанда артериаль гипертония көненә багышланган профилактик декада уза. Әлеге акциянең максаты - йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау.