Казанда Республика фәнни-гамәли конференциясе кысаларында 7нче Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә «Урта медицина белеме белән иң яхшы белгеч» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурста җиңүчеләр арасында Мамадыш район үзәк хастаханәнең медхезмәткәрләре, үз номинацияләрендә мактаулы икенче урыннарны яуладылар.
"Иң яхшы фельдшер" номинациясендә фельдшер Зарипова Резедә Хәсән кызы, «Иң яхшы лаборант» номинациясендә Сахавеева Гүзәлия Шәйхелислам кызы,
"Иң яхшы медицина шәфкать туташы" номинациясендә Шәйхетдинова Гөлназ Наил кызы җиңүчеләр исемлегенә керде.